Миякинский центральный Дворец культуры

Благотворительный концерт «От сердца к сердцу» в помощь Зайнуллина Назара

17 декабря в СДК с.Уршак прошел благотворительный концерт «От сердца к сердцу» в помощь Зайнуллина Назара. Он тяжело болен, деньги нужны на лечение.
Спасибо всем, кто помог собрать средства на лечение. Желаем вам, чтобы в ваших семьях росли здоровые и счастливые дети! А Назару мы желаем скорейшего выздоровления!

“Йөрәктән — йөрәккә”
“Яхшы эшләр кылыйк, мәрхәмәтле булыйк!” 17 нче декабрьдә Өршәк мәдәнияты йортында Хәйрия кичәсе үтте.
Кайгыңны кайгырышырлык кешегә сөйлә дип халык юкка гына әйтмәгәндер. Авылдашларыбыз Рөстәм һәм Резеда Зайнуллиннарның капкасын кайгы-хәсрәт ачып кергәнгә инде 1 ел вакыт узды. Улы Назар каты авырып китте. Якташлар, мәрхәмәтле кешеләр ярдәм күрсәтте. Алга китеш шактый. Шушы максаттан Өршәк авылы мәдәният хезмәткәрләре, хатын-кызлар советы оешмасы, “Каенүзәк” мәчете оешмасы әгъзалары, “Ветераннар” оешмасы , һәвәскәр артистларыбыз, укытучылар һәм укучылар катнашлыгында хәйрия кичәсе үтте. Бу изге гамәлебезнең Мәүлит аена килүе дә очраклы түгелдер.Чөнки бу айда кылынган гамәл-гыйбәдәтләрнең, игелекле эшләрнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләр арттыра. Бер-беребезгә игелек кылу,мәрхәмәтле булу,шәфкатьлелек күрсәтү,ярдәм кулы сузарга тырышу-безнең гыйбәдәтебез. Авылдашларыбыз кеше кайгысына битараф түгелләр. Җыелган 33 мең акча Назарыбызның терелүенә ярдәм итсен иде!