Миякинский центральный Дворец культуры

Өршәк мәдәнияте йортында Исламгол авылы ветераннар оешмасы белән Өршәк ветераннар оешмасы очрашты.

1 май – Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме һәм 9 май бәйрәме алдыннан, Өршәк мәдәнияте йортында Исламгол авылы ветераннар оешмасы белән Өршәк ветераннар оешмасы очрашты. Бу дуслык очрашуы 2015 нче елдан Исламгол авылында башланды. Өч ел узса да ике оешманың дуслыгы ныгый бара. Мәдәният йорты күргәзмәсе зәвык белән бизәлгән, авылыбызның уңган ,күңел белән чиккән, кул белән бәйләнгән эшләре бик күп иде. Кулларыгызга күзләр генә тимәсен диясе генә килә. Өршәк ветераннар оешмасының 2004 – 2018 елга кадәр һәр елга атап төзелгән фото альбомнар күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йорты ишек алдында кунаклар белән очрашу, җырлы-биюләр, мәдәният эшмәкәрләре тарафыннан концерт оештырылды. Очрашуыбызның беренче өлешен Өршәк ветераннар оешмасы рәисе эшләре турында тынгысыз, һаман да яшь Әкьлимә апа Мозафарова таныштырды, җирле хакимият башлыгы Бакиров Фәнүр Фатих улы башкарылган эшләр буенча сөйләп үтте, очрашу белән котлады. Кунакларыбыз Исламгол ветераннар рәисе Әнисә апа Рахматуллина эшләнгән эшләре буенча таныштырды, чигү буенча мастер класс күрсәттеләр, үзләренең җыр – биюләре белән безне шатландырдылар. Очрашуыбызның икенче өлеше “Каенүзәк” мәчетендә дәвам итте. Абыстаебыз Гәүһәр апа , мәчетебез белән таныштырды, дога кылды һәм шунда ук күңелле очрашуыбызның дәвамы чәй табынында үтте. Бу чарада катнашкан авылдашларыбызга, “Ветеран” клубы оешмасына,”Каенүзәк”мәчетенә, мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчесенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Башкорт, татар халкы дус, тату итеп, җырлап һәм биеп яшәсен, мәдәният учаклары сүнмәсен иде!
Өршәк мәдәният йорты культорганизаторы Минехан Арсланов.